«Интернетта балалар. Челтәр әхлагы»: мәгълүмат сәгате (6+)

8 февраль көнне Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында 16 нчы санлы китапханә «Интернетта балалар. Челтәр әхлагы» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. 
Чара барышында балалар Интернет, аның чиксез мөмкинлекләре, мәктәп яшендәге балалар өчен аның файдалы һәм зыянлы, куркыныч тудыручы яклары турында белде. Яшь кулланучыларны глобаль мәгълүмат киңлегендә сагалап торучы куркынычлар һәм аларны читләтеп узу мөмкинлекләренә аеруча игътибар бирелде. Шул максаттан китапханәче балаларны Д.Н.Сәфәровның «Малайларга-кызларга» сериясеннән «Виртуаль дөнья» китабы белән таныштырды. «Интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйлдәләре» дигән социаль роликны караганнан соң, яшь китап сөючеләр, ике командага бүленеп, «Челтәр әхлагы» интерактив уенында бик теләп катнашты. Биремнәр «Почта», «Сайтлар», «Вируслар», «Аралашу» дип исемләнгән 4 төркемгә бүленгән иде. Һәр төркемдә 10, 20, 30, 40, 50 балл белән бәяләнүче 5 сорау бирелде. Бәйге сорауларына балалар дөрес итеп җавап бирергә тырышты, алар үзара киңәшләшеп эшләде. Кайбер биремнәр катлаулырак булып чыкты, әмма катнашучылар җавап бирергә һәм үз фикерләрен белдерергә тырышты. Уен интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча балаларның белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. 

Чара азагында «Сезнең өчен Интернет нәрсә ул?» экспресс сораштыру үткәрелде һәм яхшы уен өчен бүләк буларак укучыларга «Меңләгән дуслар» мультфильмы күрсәтелде.

Поделиться: